news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Франциянең элеккеге президенты Жак Ширак вафат булган

Жак Ширак 1995 елдан башлап, 12 ел дәвамында Франция белән җитәкчелек иткән.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»).Франциянең элеккеге президенты Жак Ширак вафат булган. Бу хакта бүген Agency France Presse агентлыгына сәясәтченең гаиләсе вәкилләре хәбәр итте, дип яза ТАСС.

«Жак Ширак бүген иртән якыннары янәшәсендә вафат булды», - диде аның кияве Фредерик Салат-Бару.

Жак Ширак Франция белән 12 ел дәвамында (1995-2007 елларда) идарә иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot