news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Франциядә Владимир Путинны ноябрьдә килер дип көтәләр

Эммануэль Макрон Владимир Путинны Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 100 ел тулуны бәйрәм итү тантанасына чакырган иде.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Франция хакимияте быел ноябрь аенда Россия Президенты Владимир Путин килер дип көтә. Бу турыда Франциянең Россиядәге илчесе Сильви Берманнга сылтама белән, "Известия" хәбәр итә.

Август азагында Франция Президенты Эммануэль Макрон Владимир Путинны Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 100 ел тулуны бәйрәм итү тантанасына чакырган иде. Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, ил башлыгы мондый эш сәфәре мөмкинлеген карый. 

news_right_1
news_right_2
news_bot