Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Франциядә теракт оештыруда шикләнелүчеләр юк ителгән
ММЧ мәгълүматы буенча, алар тарафыннан тоткарланып торган тотак исән
(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). Франциянең махсус билгеләнешле отряды (спецназ), “Charlie Hebdo” сатирик атналыгы редакциясендә теракт оештырган һәм Париждан төньяк-көнчыгыштарак урнашкан Даммартен-ан-Гоэль шәһәрендә бер кешене тоткынлыкта тоткан бертуган Куашиларны юк ителгән, дип хәбәр итә “Интерфакс” “Франс 24” телеканалына сылтама белән.
Элегрәк спецназ һөҗүмчеләтотакны тоткарлап торган типография бинасын чолгап алу буенча операцияне башлаган иде.
Телеканаллар тотакның исән булуы турында хәбәр итә.
Шулай ук француз полициясе Парижның көнчыгыш чигендәге бер кибеттә ике һөҗүмче тарафыннан тоткарланган берничә заложникны иреккә чыгарган. Азат ителгән тоткыннарның төгәл саны әлегә юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз