news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Франциядә Рудольф Нуриев истәлегенә чәчәк салу тантанасы булачак

Әлеге чараны Франция татарлары милли оешмасы үткәрә.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Милләтәшебез Рудольф Нуриевның тууына 80 яшь тулу уңаеннан Франция татарлары милли оешмасы «Maison France-Tatarstan» чәчәк салу тантанасына чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чара биюче hәм хореографнын соңгы елларында торган йорты янында узачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot