news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Франциядән килгән студентларны Биектау районында татарлар тормышы белән таныштырганнар

Чит ил студентлары татар халкының милли киемнәрен киеп фотога төшкән.

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Франциядән килгән студентларны Биектау районының Алан-Бәксәр авылында татар авылы тормышы, татарларның көнкүреше белән таныштырганнар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чит ил студентлары татар халкының милли киемнәре белән танышкан, түбәтәй һәм калфак киеп фотога да төшкән.

Авыл халкы Франция яшьләрен милли ризыклар һәм самавыр чәе белән сыйлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot