news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Франциядә мәчеттәге кешеләргә атканнар

60 яшьлек ир-ат янучан матдә салынган шешәне мәчет эченә ыргыткан.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Франциянең көньягында Байона шәһәрендәге мәчеттәге кешеләргә өлкән яшьтәге ир-ат аткан. Ике кеше яраланган. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Һөҗүм итүче ир-атка 60 яшь, ул мәчеттән чыгып килүче кешеләргә таба берничә тапкыр ата, аннары янучан матдә салынган шешәне мәчеткә ыргыта.

Бераздан мәчеттән 100 км ераклыкта Ланд шәһәрендәге йортында бу ир-атны полиция тоткарлый. Аның машинасында газ тутырылган баллон табыла.

Тоткарланган ир-аттан сорау алалар, җинаять сәбәпләре әлегә хәбәр ителми. 

news_right_1
news_right_2
news_bot