news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Франциядә алты яшьтән узган балалар өчен битлек кию режимы керттеләр

Әлеге таләп җәмәгать транспортында, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, спорт һәм дини оешмаларда гамәлдә.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Франциядә 3 гыйнвардан кайбер җәмәгать урыннарында битлек кию таләбе алты яшьтән алып ун яшькә кадәрге балаларга да кагылачак, диелә ил закон чыгару җыенының рәсми бюллетенендә урнаштырылган декретта.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, элегрәк бу таләп 11 яшьтән узган балаларга гына кагыла иде. Ул җәмәгать транспортында, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, спорт һәм дини оешмаларда гамәлдә.

«„11 яшь“ „алты яшькә“ үзгәртелә», — диелә 2021 елның 1 июнендәге документка үзгәрешләр кертә торган декрет текстында.

Билгеләп үтелгәнчә, бюллетеньдә әлеге декрет 3 гыйнварда дөнья күрәчәк, ул шул көннән үз көченә керә.

Франция Министрлар Кабинеты вәкиле Габриэль Атталь сүзләренчә, илдә коронавируска бәйле вазгыять бик кискен тора. Сәламәтлек саклау министры Оливье Веран тиздән Франциядә «омикрон» штаммының өстенлек итәчәген әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot