news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Франция татарлары мәдәни җәмгыяте Рудольф Нуриевның 80 еллыгын билгеләп үтте

Танылган журналист һәм театр тәнкыйтьчесе Ариан Дольфюс чакыруга беренчеләрдән булып җавап биргән.

(Казан, 24 март, “Татар-информ”). Франция татарларының “Дом Франция-Татарстан” мәдәни җәмгыяте Рудольф Нуриевның 80 еллыгы уңаеннан искә алу чарасына җыелдылар. Артистның тормышына һәм иҗатына битараф булмаучылар  очрашты. Алар Парижда классик яшәгән йортка керү урынына чәчәкләр куйдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

Йорттан ерак түгел кафеда Нуриев турында хатирәләр белән уртаклаштылар.

“Рудольф Нуреев. Неистовый гений” китабы авторы буларак танылган журналист һәм театр тәнкыйтьчесе Ариан Дольфюс чакыруга беренчеләрдән булып җавап биргән.

Дольфюс - Франциядә Рудольф Нуриев иҗаты буенча сирәк очрый торган белгеч. Ул, әңгәмә оештыру өчен, артист белән берничә тапкыр очрашкан, күп еллар аның турында документларны өйрәнгән, архивларда эшләгән. Дольфюс чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм Рудольфны ватандашлары онытмавына куануы турында әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot