news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Франция экспертлары "Внуково" аэропортындагы авиаһәлакәтне тикшерү өчен Мәскәүгә килә

Мәскәүдә Falcon самолеты белән кардан чистарту машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә, Франциянең Total нефть компаниясе җитәкчесе вафат булган

  (Мәскәү, 21 октябрь, «Татар-информ», Ольга Пушко). Бүген авиаһәлакәтләрне тикшерү буенча Франция бюросы, Франциянең Total нефть компаниясе җитәкчесе  Кристоф де Маржери үлеменә китергән авиаһәлакәт сәбәпләрен ачыклау өчен, Мәскәүгә өч экспертны җибәрә, дип хәбәр ителә ведомство мәгълүматында.

Сишәмбегә каршы төндә "Внуково" аэропортында шәхси самолет кардан чистарту машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә Total нефть компаниясе җитәкчесе Кристоф де Маржери, пилотлар һәм стюардесса вафат булган. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Якынча мәгълүматларга караганда, "Внуково" аэропортында самолет бәрелгән кардан чистарту машинасының йөртүчесе аек булмаган, дип белдерде Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Владимир Маркин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100