Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Франция делегациясе Республика клиник хастаханәсенә барды
Алар клиника эшчәнлеге белән танышты, пациентларның диагностика һәм дәвалану узу алгоритмын караган
(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Кичә Татарстан Республикасында Франция сәламәтлек саклау көннәре кысаларында, Франция делегациясе Республика клиник хастаханәсенә барган. Татарстан һәм Франция арасында алдынгы технологияләр һәм тәҗрибә алмашу максаты белән, кунаклар өчен хастаханә буенча тур оештырылган.
Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рөстәм Гайфуллин озатуында, Франция илчелеге вәкилләре һәм экспертлары, берничә әйдәп баручы компания директорлары клиника эшчәнлеге, пациентларның диагностика һәм дәвалану узу алгоритмы белән танышкан.
Кунаклар хастаханәдә кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ пациентларны кабул итү-диагностикалау бүлегендә, операция, манипуляцияләр ясау, шоктан чыгару бүлмәләрендә булган. Франция вәкилләре реанимация блогына һәм инсульт үзәгенә аеруча игътибар биреп, авыр пациентлар ята торган палаталарга кергән. Визитларының азагында алар Республика клиник хастаханәсенең үзәк район хастаханәләре һәм Россия, чит илләрнең әйдәп баручы клиникалары белән үзара эшчәнлеге буенча катастрофалар медицинасы ситуацион үзәгенә кергән.
Франция делегация вәкилләре Республика клиник хастаханәсе мөмкинлекләреннән канәгать калган һәм белгечләрнең югары дәрәҗәдә оештырылган эшен билгеләп узган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз