news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Франция аюлары Казан паркларында шәһәр халкына бәйрәм тамашасы күрсәтә

Француз труппасы Татарстан башкаласының алты паркында чыгыш ясаячак.

Франция аюлары Казан паркларында шәһәр халкына бәйрәм тамашасы күрсәтә
Ильнар Тухбатов

(Казан, 31 декабрь, ”Татар-информ”, Валерия Белова). Яңа ел алдыннан "Remue Menage" француз театрының дүрт метрлы курчак-аюлары Казан паркларына шәһәр халкының күңелен күрергә чыкты. Кичә Горки-Әмәт урманында Париж труппасы шәһәр халкына тамаша күрсәтте.



Таяк белән идарә ителә торган, эчтән яктыртылып янып тора торган “Remue Menage"  дүрт метрлы курчак-аюлары белән Gueule d'ours ("Медвежья пасть") спектаклен күрсәтә. Мастер Церемоний, таяк-аякларында йөреп, тамаша белән идарә итә”, - дип сөйләделәр Татарстан Парк һәм скверлар дирекциясендә.

Тамашачылар сүзләре буенча “урам” парижлылары гадәти театрлардан актерларның ачык костюмнары, файер-шоу һәм акробатика элементлары белән аерылып тора. Француз труппасы Татарстан башкаласының алты паркында чыгыш ясаячак. Кайберләрендә чыгышлары булды да инде.

Бүген, 31 декабрьдә, Урицкий исемендәге парктта (15.00 сәгатьтә) һәм Химиклар мәдәният йорты янындагы “Наратлык” та (18.00 сәгатьтә) тамашалар булачак. Түләүсез урам тамашасы бер сәгать дәвам итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot