Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Франциядән килгән халыкара күзәтүче: Россиядә Президент сайлаулары яхшы оештырылган
Франциядән килгән халыкара күзәтүче, сәясәтче Эмери Франсис Андре Филипп де Монтескью-Фезансак д’Артаньян Россия Президентын сайлаулар турында фикерен әйтте.
«Россиядә Президент сайлавы яхшы оештырылган һәм Франциядәге кебек тыныч шартларда уза. Сайлаучыларга сайлау бюллетеньнәрен алырга, изоляцияләнгән кабинада үз кандидаты өчен тавыш бирергә берни дә комачауламый», - дип китерә РИА Новости халыкара күзәтүчесе сүзләрен.
Күзәтүче шулай ук билгеләп үткәнчә, сайлау участокларында проблемалар күрмәгән һәм гражданнардан да, башка күзәтүчеләрдән дә шикаять алмаган.
Билгеләп үтик, француз Донецк Халык Республикасында сайлау үткәрү кагыйдәләре үтәлешен күзәтә. Ул бу шәһәргә беренче тапкыр килгән.
Шунысы кызык, Андре Филипп - король мушкетерларының атаклы капитаны шевалье д’Артаньян (соңрак ул өлкән Александр Дюманың өч романының герое була) кебек шул ук француз дворян нәселенең дәвамчысы. Хәзер Андрега 81 яшь. Ул сәяси карьерасы дәвамында Марсан шәһәре мэры, Европарламент депутаты (1989-1993) һәм Франция Сенаты (1998-2015) вазифаларын биләгән. Франция Радикаль партиясе әгъзасы.
- 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
- 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
- Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз