news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Франциядәге шәһәр мэры протестлар вакытында хатыны һәм баласы зыян күрүен сөйләде

Франциядә протестлар вакытында Л-Ай-ле-Роз шәһәре башлыгы шәхси йортына һөҗүм итүләре, хатыны һәм баласының зыян күрүе турында белдергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Һөҗүм итүчеләр минем өйне машина белән бәрдергәннәр, аннары хатыным һәм ике кечкенә балам йоклаган өйдә янгын чыгару өчен машинаны яндырганнар», – диелә хәбәрдә.

Әлеге вакыйга вакытында шәһәр башлыгы үзе мэрия бинасында булган.

Алданрак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, протестларның бишенче төнендә Франциядә 486 кеше тоткарланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot