news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Франциядәге протестлар вакытында узган төндә 486 кеше кулга алынган

Франциядәге протестларның бишенче төнендә 486 кеше тоткарланган, дип хәбәр итә «РИА Новости».

«3.30 сәгатьтә Эчке эшләр министрлыгы җитди инцидент ачыкламаган, бөтен илдә 486 кешенең кулга алынуы турында хәбәр итте. Аерым алганда, үзләре белән корал буларак кулланыла ала торган әйберләр йөрткән өчен», – диелгән хәбәрдә.

Франциядә протестлар берничә көн дәвам итә. Алданрак, протестлар вакытында 322 гражданның, шул исәптән Париж һәм аның тирәләреннән 126 кешенең кулга алынуы турында хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot