news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Франциядә круиз лайнерында вирус таралу сәбәпле, 1,7 мең кешене изоляцияләгәннәр

Франциядәге Бордо шәһәренә килеп туктаган Ambition круиз лайнерында якынча 1,7 мең кешене изоляцияләгәннәр. Бу хакта карар лайнер бортында бер ир-ат үлү сәбәпле кабул ителгән. Пассажир норовирус китереп чыгарган гастроэнтерит инфекциясе аркасында үлгән, дип хәбәр итә ТАСС. Бортта тагын 50 кеше авырый башлаган.

Лайнерга медицина бригадасы килгән һәм анализлар алган. Анализ нәтиҗәләре билгеле булганчы, пассажирларга һәм экипаж әгъзаларына суднодан чыгу тыела.

Җирле матбугат чаралары версиясенә караганда, бу очрак хантавирус белән бәйле түгел. Лайнерда гастроэнтерит инфекциясе таралган булырга мөмкин.

Моңарчы Франциядә хантавирус йоктыруның беренче очрагы теркәлде. Чир MV Hondius круиз судносыннан эвакуацияләнгән хатын-кызда табылды. Суднода хантавирус барлыгы 11 кешедә ачыкланды, өч пассажир үлде.

Экспертлар мәгълүматларына караганда, хантавирус йоктыручылар арасында үлем очраклары 40 процентка җитә.

news_right_1
news_right_2
news_bot