Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Франция журналисты: Казандагы БРИКС саммиты дөньядагы үзгәрешнең символы булыр
Франция журналисты Жорж Кузманович «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә БРИКС саммиты турындагы фикерләре белән уртаклашты.
«Мин Казанда беренче тапкыр. Франция кешесе буларак, БРИКС саммитында нәрсәләр булганын беләсем килде. Минемчә, бу дөнья геосәясәтендә мөһим вакыйга. Дөнья хәзерге вакытта үзгәрә, ул мультиполяр дөньяга әверелә бара, соңгы елларда бу тиз темп белән бара. Ул Америка житәкчелегендә генә оешмый бит. БРИКСка кергән дәүләтләр - дөньядагы халыкларның яртысы диярлек, аларның икътисады G7 берлегенә караганда зуррак, күләмлерәк. Минемчә, Казандагы БРИКС саммиты әлеге үзгәрешнең символы булыр», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Жорж Кузманович You Tube видеохистингында «Fréquence Populaire» каналында төрле кешеләрдән интервьюлар алуын әйтте. «Без иске массакүләм мәгълүмат чарасы түгел, әмма акрынлап үсеш кичерәбез. Дөнья геосәясәте үзгәргән кебек, массакүләм мәгълүмат чаралары да үзгәрә: яңалары барлыкка килә. Безнең үсеш әйбәт, без канәгать. Кешеләрдән интервью алып, фильтрлар кулланмыйча аларның фикерләрен беләсебез килә. Рус кешесеме ул, кытай, бразилия һ.б. булсынмы. Бу гадәти мохиттә җитеп бетми», - диде ул.
«Мин Париждан килдем. Казан бик матур шәһәр, аны яраттым. Бик күп карап йөрдек, хозурландык, сокландык. Ә иң мөһиме - кешеләре яхшы, бу безнең күңелебезгә хуш килде. Хәзерге вакытта санкцияләр бар, кыенлыклар күп, мөмкинлекләр булгач, гаилә белән ялларга Казанны карарга, кунакка килергә теләгем бар. Милли ризыклардан чәкчәкне авыз итеп карадым, бик тәмле! Кызганыч, Парижда татар ашлары юк, кем дә булса Парижда татар ресторанын ачып жибәрсә, милли ашларыгыз бик популяр булыр иде», - диде журналист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз