news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 апрельдән Франция Россия кешеләрне туристик визаларны кабат бирә башлый

1 апрельдән Франция барлык категория визаларны, шул исәптән туристларга визалар бирүне яңадан башлап җибәрә. Франциянең виза үзәге РИА Новостига шул турыда хәбәр иткән.

Визага гариза биргән вакытта вакцинация узу турында сертификат та таләп ителми. Үзәк шул турыда искәртә.

«Әйе, дөрес, 1 апрельдән виза өчен һәркем гариза тапшыра ала.  Хәтта элегрәк Франция визасы булмаганнар да, туристлык визасы алу максатларында да. Прививка бүтән таләп ителми (виза рәсмиләштерү өчен)», — дип аңлатканнар виза үзәгендә.

Франциянең гражданнарның күпчелек категориясенә виза бирә башлавы турында билгеле булган иде. Хәзер документны пандемия  чорында гамәлдә булу вакыты чыккан визалы кешеләргә бирәләр.  Бу - Франция гражданнарының туганнары, студентлар, илгә укырга килүчеләр һәм ил территориясенә күп тапкыр керергә рөхсәт бирә торган визалары булган кешеләр.

30 март көнне Россия Казахстан һәм Монголия чикләрен узу өчен чикләүләрне бетерде. “Татар-информ" шул турыда  хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100