news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Франция актеры Ален Делон вафат

Франциянең легендар актеры Ален Делон 88 яшендә вафат булды. Бу хакта артистның өч баласына сылтама белән Agence France-Presse хәбәр итә.

2019 елда Делон ике инсульт кичерә, шуннан соң аның сәламәтлеге белән проблемалары була (шул исәптән ул лимфа системасы яман шешеннән интегә). Агымдагы елның язында суд аны көчәйтелгән опека режимына урнаштырды.

Ален Фабьен Морис Марсель Делон 1935 елның 8 ноябрендә Парижның көньяк читендә – Со шәһәрчегендә туган. Әти-әнисе аерылышканнан соң тәрбиягә алынган гаиләдә үсә. 17 яшендә диңгез пехотасы корпусының парашют-десант гаскәрләренә языла һәм Франция үзенеке итеп саклап калырга тырышкан Вьетнамга җибәрелә.

1956 елда демобилизацияләнгәннән соң официант, йөк ташучы һәм газета таратучы булып эшли. Кинодагы дебюты 1957 елда Ив Аллегреның «Когда вмешивается женщина» фильмында була, анда ул икенчел роль башкара. 1958 елда Пьер Гаспар-Юиның «Кристина» картинасында төп рольне уйный.

Артистка танылу бераз соңрак, Рене Клеманның «На ярком солнце» (1960), Лукино Висконтиның «Рокко и его братья» (1960) һәм «Леопард» (1962), Кристиан-Жакның «Черный тюльпан» (1964) фильмнарыннан соң килә.

Делонның данын Робер Энриконың «Искатели приключений» (1967), Жан-Пьер Мельвильнең «Самурай» (1967), Жак Дереның «Бассейн» (1968), Анри Вернёйның «Сицилийский клан» (1969), Пьер Гранье-Деферның «Вдова Кудер» (1971) кебек картиналары ныгыта.

1960-1980 еллар дәвамында актер ир-атлар матурлыгының идеалы һәм дөнья кинематографының секс-символы була. 1984 елда ул Бертран Блиеның «Наша история» драмасында иң яхшы ир-ат роле өчен «Сезар» премиясенә лаек була.

1998 елда Делон кинематографтан китүе турында игълан итә, ләкин 2000 елда кире кайта. 2006 елда ул Том Лангманн һәм Фредерик Форестьеның «Астерикс на Олимпийских играх» комедиясендә төшә. 2017 елда актерлык карьерасын бөтенләйгә тәмамлавы турында игълан итә. Ул барлыгы йөздән артык кинороль башкарган.

Артист шул исәптән Совет һәм Россия кинематографистлары белән дә эшләде. 1979 елда ул Александр Алов һәм Владимир Наумовның «Тегеран-43» (1981 елда прокатка чыкты) сәяси детективында төшә, ә 2012 елда берничә режиссер куйган «С новым годом, мамы!» комедиясе новеллаларның берсендә үзе булып уйный.

Моннан тыш, Ален Делон театр актеры, режиссер, продюсер һәм бизнесмен буларак та чыгыш ясый. Мактаулы Легион орденына лаек була (1991 елда — кавалер, 2005 елда – офицер). Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100