news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фотохәбәрче Рамил Гали: Фотограф редакциядә иң бай кеше иде

Фотохәбәрче Рамил Гали: Фотограф редакциядә иң бай кеше иде
Солтан Исхаков

Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Фотографлар берлеге рәисе Рамил Гали «Татар журналисты» сәхифәсендә фотографларның эшчәнлеге турында сөйләде.

«Молодежь Татарстана» газетасы редакциясендә эшләгәндә иң күп хезмәт хакын фотографлар алды. Мәсәлән, мин 500 сум ала идем. Һәр фото өч сум тора. Шулай итеп, бер айга 500гә якын сум акча чыга. Баш редактор – Римма Атласовна Ратникова 300 сум ала иде. Мин Римма Атласовнадан күбрәк акча эшли идем. Фотограф редакциядә иң бай кеше иде», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, хәзер һәр кешедә телефон бар – фотографка эш кимегән. «Редакция бинасы янында 5 машина торыр иде, бишесе дә – фотографларның шәхси машиналары. Ул вакытта бер генә яза торган журналистның да шәхси машинасы булмады. Без эшкә үзебезнең «Жигули»ларга утырып йөрдек», - диде ул.

«Элек сканер, телефон юк иде, шуңа күрә фотографтан фотога төшереп бирүне сорый иделәр. Мәсәлән, документның күчермәсен ясарга кирәк. Мин фотога төшерәм дә – күчермә әзер була. Бу – минем өстәмә акча эшләү ысулы иде. Кесә тулы акча белән йөрдек», - дип искә алды Рамил Гали.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100