Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фотографлар һәм журналистлар Ирада Әюпованың фото сәнгатенә игътибар итүен сорыйлар
Мәдәният министры бу юнәлештә эш алып барачагын әйтте.
(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Фото сәнгатендә сәнгать әсәре булырдай әсәрләрне сайлап алу технологиясе эшләнмәгән. Бу хакта Мәдәният министрлыгында журналистлар белән очрашу вакытында министр Ирада Әюпова әйтте.
Ирада Әюпова фотография сәнгатен бәяләнмәгән жанр дип саный. “Фото сәнгатендә аерым игътибар соралган эшләр бар. Ләкин аларны сайлап алу технологиясе эшләнмәгән. Әйтик, мин бу җаваплылыкны үз өстемә ала алмыйм. Безнең рәсем, музыка сәнгате буенча советлар бар. Бәлки фото сәнгате буенча совет кирәктер. Нинидер карарлар кабул ителеп, күргәзмәләр оештырырга тиешле финанслар бүленер иде”, - ди ул.
Ирада Әюпова министрлыкның бу юнәлештә эш алып барачагын әйтте.
- Фотография сәнгатенә Татарстан Мәдәният министрлыгының игътибар итүен “Казан” журналының баш мөхәррире Юрий Балашов сорады. Ирада Әюпованың журнлаистлар белән беренче тапкыр очрашуында бу теманы “Татар-информ” фотографы Рамил Гали дә күтәреп чыккан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз