news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фотограф Рифхәт Якупов: Фотобәйгеләрдә чын этнография кимегәннән-кими бара

«Татар халкының этнографик бизәкләре» фотоконкурсы җиңүчеләрен бүген Камал театры фойесында оештырылган күргәзмә ачылу тантанасында игълан иттеләр.

Фотограф Рифхәт Якупов: Фотобәйгеләрдә чын этнография кимегәннән-кими бара
Рамиль Гали

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Дөнья глобальләшә барган саен анда урыныбыз кысыла-кечерәя бара, - дип үзенең пессимистик фикерләре белән уртаклашты «Татар халкының этнографик бизәкләре» фотоконкурсының «Традицияләр һәм гореф-гадәтләр» беренче урынны алган танылган фотограф Рифхәт Якупов. - Мондый конкурсларда да чын этнография кимегәннән-кими бара. Шуңа күрә бу конкурслар тарих өчен эшләве белән зур кыйммәткә ия. Югала барган дөньяны фоторәсемнәрдә сакларга тырышабыз», - дип дәвам итте ул.

Шул ук конкурсның жюри әгъзасы булган икенче бер фотограф Рамил Галиев киресенчә оптимистик рухта иде. Ул Рифхәт Якупов белән килешмәвен белдерде. “Татар дөньясы зур, Этнографик фоторәсемнәр конкурсының георграфиясе киңәя баруы да шуны раслый”, - ди ул.

Искәртеп узабыз, «Татар халкының этнографик бизәкләре» фотоконкурсы җиңүчеләрен бүген Камал исемендәге Татар дәүләт академик театры фойесында оештырылган күргәзмә ачылу тантанасында игълан иттеләр.

Мәгълүмат өчен. «Татар халкының этнографик бизәкләре» фотоконкурсы 2014 елдан башлап “Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2014 - 2019)” дәүләт программасы буенча үткәрелә. Лауреатлар “Портрет”, “Традицияләр һәм гореф-гадәтләр” һәм “Халыкчан гамәли сәнгать” номинацияләре буенча билгеләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100