Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фотограф Рамил Гали фотохәбәрче белән блогерны чагыштырды
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотожурналисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм ТР Фотографлар берлегенең элеккеге рәисе Рамил Гали лекциясе вакытында фотохәбәрче һәм блогерлык хезмәтен чагыштырды. Лекцияне ул Апас районыннан килгән мәктәп укучылары үткәрде.
«Фотосәнгать, фотография турында аз сөйләнелә, шуңа күрә дә сүзне блогерлардан башлап җибәрәсем килә. Бәлки әле сезнең арагызда да блогерлык белән шөгыльләнүчеләр бардыр. Блогер фотохәбәрчедән нәрсәсе белән аерыла соң? Блогер үзенең блогын алып бара. Фотохәбәрче – фотосәнгатьтә композиция, яктылык һәм күләгәне дөрес куюга фотомәктәптә өйрәнгән белгеч. Блогерның видео һәм фото тармагында белеме булмаска мөмкин. Инкарь итмим, бәлки бик аз гына блогерлар композиция куелышына да, фотога һәм видеога төшерергә өйрәнгәннәрдер дә ул. Ләкин андыйлар бармак белән санарлык», – диде ул.

Гали фотохәбәрчеләр бик аз булуын, алар университетларда, мәcәлән Мәскәү дәүләт университетында белем алуын да билгеләде. Мисал итеп белемле, танылу яулаган фотограф һәм фотография өлкәсенә багышлап фәнни китап нәшер иткән Җәүдәт Акчуринны китерде. Лектор билгеләвенчә, Акчурин вафат булса да, аның кул астында чыныгу алган, аңарда укыган фотографлар әле бар. Әмма ул шулай ук хәзерге көндә уку йортларында яхшылап фотография дәресләрен укытырлык остазлар булмавын да әйтте.
«Фотохәбәрче яки фоторепортёрның кадрларында һәрвакыт кульминация мизгеле бар. Менә бүген сезне укытучы апагыз Казанга «Татмедиа»га алып килгән. Әгәр дә сез фоторепортёр булсагыз, әлеге вакыйга барышын сез фоторәсемгә төшерергә тиеш. Фотографлар күпчелек халыкны, тирә-яктагы мохитне һәм барган вакыйгаларны төшерсә, блогерлар, беренче чиратта, үзләрен кадрда күрсәтә», – дип аңлатты ул.

Чара барышында Татарстан фотосәнгате мэтры төрле еларда төшерелгән фотохроникасын да күрсәтте, анда сурәтләнгән вакыйгаларны аңлатты. Рамил Галиның кадрларында – Буа театрында Россиянең халык артисты Сергей Безруковка түбәтәй кидерүдән башлап, ил Президентының журналистлар пулында булган чакта төшергән Владимир Путин фотоларына кадәр бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз