news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фотограф Рамил Гали: Элек журналистлар җитәкчеләр белән бер бүлмәдә чәй эчеп утыра иде

«Элек барысы да гади иде: мөнәсәбәтләр дә, шартлар да», - диде Татарстан Фотографлар берлеге рәисе.

Фотограф Рамил Гали: Элек журналистлар җитәкчеләр белән бер бүлмәдә чәй эчеп утыра иде
Солтан Исхаков

Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Фотографлар берлеге рәисе Рамил Гали «Татар журналисты» сәхифәсендә фотографлар һәм журналистлар эшчәнлеге турында сөйләде.

«Җитәкчеләр, артистлар, табиблар арасында фотографның авторитеты зур иде. Элек «вип» урын, «вип» бүлмә дигән сүзләрне белмәдек. Хәзер «вип» зона дип, затлы табыннар әзерләп, кунакларны сыйлыйлар. Элек барысы да гади иде: мөнәсәбәтләр дә, шартлар да. Элек җитәкчеләр дә, журналистлар да бер бүлмәдә утырып чәй эчә иде», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, элек фотографлар алтынга тиң булган. «Репортаж төшерә белгән, плёнканы ясый, бастыра белгән фотографлар бармак белән генә санарлык иде. Андый фотографларга бөтен нәрсә рөхсәт ителде: соңга калып килү, сорап китү һ.б. Башка газета редакцияләре дә үзләренә чакырырга, җәлеп итәргә тырыша иделәр», - диде Рамил Гали.

«Хәтерлим: Татарстанга Венгрия Президенты килде. Без аэропортта аны самолет трапы янында каршы алдык: фотографлар да, журналистлар да шунда. Чәчәкләр алып килделәр. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев: «Чәчәкләрне журналист кызлар тапшырсын!» – диде. Яшь журналист кызлар чәчәкләрне Венгрия Президентына бүләк итте. Менә шулай, бик гади итеп кенә. Рәхәт заманда яшәгәнбез икән, дип уйлап куям», - диде фотограф.

Язучылар, җырчылар, композиторлар, иҗат Рамил Галигә: «Син тарихны фотосурәтләрдә чагылдырасың», – дип әйткән булганнар. «Меңләгән фотоларымны кулга алып карыйм да, чыннан да, тарихны камерага төшергәнем икән, дим. Әмма ул вакытта аның тарихка кереп калачагын мин аңламаганмын, хәзер аңлыйм», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100