news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Журналист Альберт Тәхавиев вафат

Альберт Тәхавиевка 68 яшь иде.

Журналист Альберт Тәхавиев вафат
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Журналист Альберт Тәхавиев вафат. Хәбәрне журналистның кызы раслады. Альберт Тәхавиевка 68 яшь иде.

«Әтигә үткән атна азагында инсульт булды. Хастаханәдә иде. Хәле дә яхшыра башлаган иде кебек. Кичә сөйләшә башлаганын әйткәннәр иде. Әмма бүген иртә белән хастаханәдә вафат булганлыгын хәбәр иттеләр», — диде кызы.

Альберт Тәхавиев Дәрвишләр бистәсендәге зиратка җирләнәчәк.

Аның пенсиягә кадәрге соңгы эш урыны «Татар иле» редакциясе иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot