news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фото: Яр Чаллыда җиңел машина, автобус белән бәрелешкәннән соң, яна башлаган

Юл-транспорт һәлакәтендә беркем дә зыян күрмәгән.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Яр Чаллыда автобус белән җиңел машина бәрелешкән, икенчесе бәрелүдән соң шунда ук яна башлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яр Чаллының Сидоровка бистәсендә «НЕФАЗ» автобусы 99 нчы модельле «Лада» белән бәрелешкән. Бәрелүдән соң шунда ук җиңел машинаның мотор бүлегендә янгын чыккан.

Гадәттән тыш хәл урынына 72 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең янгын сүндерүчеләре һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре киткән. Утны 3 минут эчендә сүндергәннәр. Юл-транспорт һәлакәтендә беркем дә зыян күрмәгән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot