Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фото: Ямашев урамында автобуслар бәрелешкәннән соң дүрт кеше хастаханәгә озатылган
Юл һәлакәте бүген 7.20 сәгатьтә 115нче йорт каршында килеп чыккан.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда автобуслар бәрелешкән юл һәлакәтеннән фотолар пәйда булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән Ямашев проспектында 60 һәм 10нчы автобуслар бәрелешә.

Зыян күргән дүрт кешене табиблар 7нче шәһәр хастаханәсенә озата. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хастаханәнең матбугат сәркатибе Әлфия Хәсәнова хәбәр итте.

«Зыян күрүчеләрнең өчесе - нейрохирургия, берсе травматология бүлегенә китерелде», – диде Әлфия Хәсәнова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз