news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фото: Уфадан ерак түгел кош фабрикасында янгын чыккан

Янгын Уфа районының Авдон авылында килеп чыккан.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”). Уфадан ерак түгел кош фабрикасында янгын чыккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Уфа районының Авдон авылында кош фабрикасы януы турында хәбәр алынган. 200 квадрат метр мәйдандагы металл ангар янган.

Нәтиҗәдә беркем дә зыян күрмәгән. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100