news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фото: Татарстанда йөк машинасы катнашындагы авариядә бер кеше һәлак булган

Мәскәү – Уфа трассасында «Лада» һәм «Скания» автомобильләре бәрелешә.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Яшел Үзән районындагы юл һәлакәтеннән - «Лада» һәм «Скания» автомобильләре бәрелешкән урыннан фотолар дөнья күрде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте бүген иртәнге тугызда Мәскәү – Уфа трассасының 758нче чакрымында килеп чыга. Бер кешенең гомере өзелә.

«Иннополис» шәһәренең 8нче янгын-коткару часте бүлеге хезмәткәрләре махсус гидравлик корал ярдәмендә автомобильдән пассажир гәүдәсен чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшыра. Төрле тән җәрәхәтләре алган машина йөртүчесен хастаханәгә озаталар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot