news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фото: Татарстанда Кымыз-Тау спорт базасында чаңгы прокаты ачылды

Чаңгы юлына Ютазы предприятиеләреннән, мәктәпләрдән, авыл җирлекләреннән җыелган 14 команда чыкккан.

Фото: Татарстанда Кымыз-Тау спорт базасында чаңгы прокаты ачылды
jutaza.tatarstan.ru

(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ"). Ютазы муниципаль районы рәсми сайты хәбәр иткәнчә, кичә Кымыз-Тау спорт базасында республика программасы буенча тергезелгән чаңгы-прокат базасын ачу тантанасы булган. Чарада күп санлы ютазылылар, чаңгы спортын яратучылар катнашкан.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашучыларны сәламләде һәм Республика күләмендә югары уңышларга ирешүче “Олимп” спорт мәктәбенең чаңгычылар командасы тренеры Таһир Гыйздетдиновка кыйммәтле бүләк тапшырды, диелә рәсми хәбәрдә.

Яңа объект ишегенә бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы Рөстәм Нуриев белән Таһир Гыйздетдиновка бирелгән.

Әлеге тантанада Ютазыда чаңгы сезонын ачканнар. Чаңгы юлына район предприятиеләреннән, мәктәпләрдән, авыл җирлекләреннән җыелган 14 команда чыкккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot