Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фото: Питрәчтә юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән
Юл-транспорт һәлакәте Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылы янында булган.
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Киров өлкәсе Нократ Аланыннан килгән “Лада” йөртүчесе һәм өч аның пассажиры Казан – Шәмәрдән юлының 39нчы чакрымында Ленино-Кокушкино авылы янында “Шевроле” белән бәрелешүдән зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт зыян күрүче булуы турындагы хәбәр Питрәч районының 112 ашыгыч хезмәте номерына бүген 8 сәгать 4 минутта алынган. Авария булган урынга Ленино-Кокушкино янгын сүндерүчеләре юнәлгән.

Коткаручылар “Лада”дан 25 яшьлек йөртүчесен һәм өч пассажирын чыгарып, дүртесен дә ашыгыч ярдәм медиклары Казан Травматология үзәгенә озаткан.
Янып китмәсен өчен, машиналарның аккумуляторларын сүндергәннәр. Өстәмә мәгълүматлар ачыклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз