news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фото: Мөслимдә хоккей яратучылар арасында турнир үтте

Иң өлкән хоккейчылар Нияз Абдуллин һәм Расих Шәйхуловның яше 50 дән узган.

Фото: Мөслимдә хоккей яратучылар арасында турнир үтте
muslumovo.tatarstan.ru

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Кичә, 21 гыйнварда Мөслимдә хоккей яратучылар арасында турнир үтте. Бу турыда Мөслим районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Турнирда беренче урынны - "Ветераннар" командасы, икенче урынны - "Яшьлек" командасы , өченче урынны "Студентлар" командасы" яулаган. Иң яхшы уенчылар дип Шамил Мирсалихов ("Студентлар"), Рөстәм Шакирҗанов ("Яшьлек"), Марат Хәйбрахманов ("Ветераннар") табылган. Иң өлкән хоккейчылар Нияз Абдуллин һәм  Расих Шәйхуловның яше 50 дән узган", диелгән әлеге хәбәрдә.

Иң яхшы уенчылар һәм җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырганнар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot