Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фото: Кукмара районында ике чит ил автомобиле бәрелешкән
Һәлакәт булган урында 117нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре эшләгән.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Кукмара районында ике чит ил автомобиле бәрелешкән, зыян күрүчеләр дә бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген иртән Кукмара – Нократ Аланы трассасының 16нчы чакрымында «Хендэ» һәм «Дэу Нексия» автомобильләре бәрелешкән.

Зыян күрүчеләрне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урынга килгәнче үк хастаханәгә озатканнар. Аларның саны һәм алган җәрәхәтләре турында әлегә мәгълүмат юк.
Һәлакәт булган урында 117нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре эшләгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз