news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фото: Казанда ике җиңел машина бәрелешкән

Әлеге юл һәлакәтендә беркем дә зыян күрмәгән.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Казанда "Чери" җиңел машинасы юл кырыендагы киртәгә килеп бәрелү аркасында, киртә килеп төшә. Аннан "Чери" "Рено Сандеро" машинасы белән бәрелешә. Бу хакта социаль челтәрдән кулланучылар хәбәр итә.

Әлеге юл һәлакәте кичә кич Ямашев проспектында була. Билгеле мәгълүматларга караганда, беркем дә зыян күрмәгән. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot