news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фото: Казан янындагы авариядә машина йөртүченең аягы сынган

Юл-транспорт һәлакәте Казан – Малмыж юлының 20нче чакрымында килеп чыккан.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Биектау районында Казан – Малмыж юлының 20нче чакрымында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Нәтиҗәдә бер машинаның шоферы аягын сындырган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Биектау районында ике автомобиль бәрелешүе турындагы хәбәр кичә 14.19 сәгатьтә килә. Урынга Биектау районы эзләү-коткару төркеме һәм 113нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килә. «Фольксваген Поло» һәм 7нче модель «Жигули» машиналары бәрелешү аркасында, Россия автомобиле шоферының аягы сына.

Коткаручылар 43 яшьлек ир-атка машинадан чыгарга булыша, беренче психологик ярдәм күрсәтә һәм табибларга тапшыра. Табиблар аның аягына гипс салып, хастаханәгә озата.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot