news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фото: Казан – Оренбург юлында савыт-саба төялгән зур йөк машинасы янган

Гадәттән тыш хәл Баулы районында Казан – Оренбург юлының 398нче чакрымында килеп чыга.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Баулы районында Казан – Оренбург юлының 398нче чакрымында савыт-саба төялгән зур йөк машинасы янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Баулы районында йөк машинасы януы турындагы хәбәр 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына кичә 5.43 сәгатьтә килә. Урынга «Новозареченск» аерым посты янгын сүндерүчеләре юл тота. Алар иртәнге 6га янгынны тулысынча сүндерә.

Автомобильгә ут кабуның башлангыч сәбәбе – транспорт чарасын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot