Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фото: Чаллыда дүрт кеше янгында үлгән
Янгында ике хатын-кыз һәм ике ир-ат һәлак булган.
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Чаллыда янгын вакытында дүрт кеше үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәллләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Янгын “Заря” бакчачылык ширкатендә урнашкан йортта чыккан. Янгын сүндерүчеләр хәбәр алынып биш минут үткәч фаҗига урынына килеп җиткән. Әмма участокка эләгү өчен аларга тимер капканы кисәргә туры килгән. Янгынны сүндергән вакытта йорт бүлмәләрендә дүрт кеше мәете табылган. Аларның икесе 19 һәм 56 яшьлек хатын-кыз, тагын икесе ир-ат. Аларның берсенә 29 яшь булу ачыкланган.
Янгын сүндерүчеләр утны 16 минут эчендә сүндергән. Башлангыч версия буенча, ут мич яккан вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан. Шаһитлар сүзләренчә, янгын башланганчы шартлау тавышы ишетелгән. Йортның тактадан ясалган янкормасында сакланган 50 литрлы газ баллоны шартланган дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз