news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фото: Балык Бистәсендә янгында ир-ат һәлак булган

Янгын узган төндә Бертуган Бакировлар урамындагы 13нче йортта чыккан.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Балык Бистәсе районында кеше үлеменә китергән янгын урыныннан фотолар барлыкка килде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген төнлә Бертуган Бакировлар урамындагы 13нче йортта чыккан янгында 41 яшьлек ир-ат үлде.

Янгын турындагы хәбәр төнге икеләрдә килгән. Урынга юл тоткан 128нче янгын-коткару часте хезмәткәрләрен күршеләр каршы алган. Алар өйдә кеше булырга мөмкин икәнлеген әйткән.

Ут белән көрәшүчеләр «кызыл әтәч»не 20 минут эчендә буйсындырган. Кисәүләрне аралаган вакытта ир-атның үле гәүдәсен табылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot