Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фото: Балтачта халык көтеп алган заманча бассейн ачыла
Акчалар, барлык проект эшләрен кертеп, 152 миллион сумны тәшкил итте, диде Рамил Шакиров.
(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ"). Балтач районы рәсми сайты хәбәр иткәнчә, район үзәгендә бассейнны ачу көне билгеле булды. Тантана 26 гыйнварда булыр дип планлаштырыла. Чарада республика җитәкчелегеннән дәрәҗәле кунаклар, күренекле шәхесләр катнашуы көтелә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров әлеге бина белән якыннан таныштыру вакытында журналистларга болай дип сөйләгән:
"Бу бассейн "Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" федераль максатчан программасы нигезендә сафка басты. Төзелешкә Федераль казнадан, Республика һәм район бюджетларыннан акчалар бүленде. Барлыгы проект эшчәнлекләре кереп, 152 миллион сумны тәшкил итте. Бассейн төзелешен электрон конкурсны отып, Казан шәһәренең “Консорциум" оешмасы башкарып чыкты. Бассейнда узган 2017 елның декабрь азагында төзелеш эшләре тәмамланды. Биредә төзелеш оешмалары инспекторлары тарафыннан экспертизалар үткәрелде һәм объектны кулланылышка тапшыру алдыннан җитди тикшерүләр алып барылды. Шул сәбәпле бүгенге көннәргә кадәр биредә килеп чыккан җитешсезлекләрне төзәтү өстендә эш барды. Бу бина тулысынча кабул итеп алынганнан соң гына, кулланылышка тапшыру хокукы алабыз. Билгеле инде, бассейнны ачу срогы тоткарланып, төрле сәбәпләр аркасында кичектерелеп килде. Мондый зур төзелеш тиз арада, бер көндә генә башкарыла торган эш түгел, вакыт сорый. Инде менә ниһаять барлык эшләр дә төгәлләнде дип әйтергә була. Хәзер җыештыру-юуу һәм тәртипкә китерү эшләре генә калды. Районыбыз өчен яңа объектның эшчәнлеген башлап җибәрү өчен белгечләр Саба, Арча, Сарман, Болгар, Казанда урнашкан бассейннарга барып өйрәнеп тә кайттылар. Бүгенге көндә район җитәкчелеге өстендә барлык тиешле таләпләрне дә дөрес итеп үтәп, эшләтеп җибәрү һәи имин шартларда эшчәнлеген тәэмин итү бурычы тора. Биредә директор вазыйфасын вакытлыча башкару җаваплылыгы Норма авылы егете Рәдиф Зөфәр улы Гомәровка йөкләнгән."
Район сайтында хәбәр ителгәнчә, балалар һәм зурлар өчен аерым ике бассейн, 3 сауна бүлмәсе, душлар бар. Биредә гаилә белән килеп ял итеп булачак. Спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен берничә төрле заманча тренажерлар урнаштырылган махсус залы да бар. Тамак ялгау, фито чәйләр яки кофе эчү өчен кафе да эшләячәк.
Район башлыгы бассейнга бары тик медицина тикшеренүе узган белешмәсе (медсправка) булган гражданнар гына кертеләчәк икәнен искәртеп узган.
Бассейнның эш графигы халык ихтыяҗларыннан чыгып билгеләнеләчәк. Мәктәпкәчә яшьтәге һәм укучы балалар, гади халык, пенсионерлар, мөмкинлеге чикле гражданнар һәм шулай ук сорау булганда, мөселманнар өчен дә аерым сәгатьләр билгеләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз