news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фото: Балтач районындагы авариядә пикап шоферының гомере өзелгән

Бүген иртән Казан–Малмыж трассасында юл-транспорты һәлакәте булды.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Балтач районында булган җитди юл һәлакәтендә пикап шоферының гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән Казан – Малмыж трассасының 92нче чакрымында «Ниссан Кашкай» һәм «Иж 2717» машиналары бәрелеште. Нәтиҗәдә, чит ил автомобиле юл читенә очкан, ә пикапның кабинасы тулысынча җимерелгән.

Авариядә «Иж 2717» машинасының 48 яшьлек йөртүчесе һәлак булган, ә чит ил автомобиле шоферын Арча Үзәк район хастаханәсенә илткәннәр.

Һәлакәт булган урында 110нчы янгын-коткару часте, 4нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре, полицейскийлар һәм табиблар эшләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100