Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фото: Балтач районында юл һәлакәте аркасында бер кеше һәлак була
Машина юл кырыена төшеп китә һәм яна башлый.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Балтач районында автомобиль янган, бер кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
17.56 сәгатьтә 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Борнак һәм Яңгул авыллары арасындагы юлда машина януы хакында хәбәр килеп ирешә.

Фаҗига урынына Яңгул янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре китә. Урында ачыкланганча, 15 нче модельле «Лада» йөртүчесе идарәне югалткан, машина юл кырыена төшеп киткән һәм яна башлаган.
Янгын сүндерүчеләр яна торган машинаны сүндергән, зыян күргән ир-атны аннан чыгарган һәм табибларга тапшырган, аннан соң һәлак булган ир-атның гәүдәсен алган.

Нәтиҗәдә, 37 яшьлек ир-атның гомере өзелгән, 49 яшьлек ир-ат уртача дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән Арча травмотология үзәгенә тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз