news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар «Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесенә 30 меңнән артык фото бастырган

Татарстанлылар «Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесенә 30 меңнән артык фото бастырган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия Президентын сайлауда катнашкан татарстанлылар көн ярым дәвамында «Гаилә белән сайлыйбыз!» конкурсына 30 меңнән артык фотография урнаштырган.

Конкурс шартлары буенча, тавыш биргән һәм сайлау участогында бирелгән беләзекләр белән фотога төшкән гаиләләр социаль челтәрдә шул фотографияләрне #ТатарстанАлга и #ВсейСемьейНаВыборы хештеглары белән урнаштырырга тиеш.

Катнашучылар арасында өч Lada Vesta автомобиле уйнатыла. Сайлауның беренче көнендә җиңү бәхете Актанышта яшәүче гаиләгә елмайды – Флүдә Гардисламова һәм аның ире машиналы булды. Җиңүче кичерешләре белән уртаклашып, ватандашларын да бәхетен сынап карарга чакырган. Тавыш биреп, соцчелтәрдә фотографияләрен урнаштырган татарстанлыларны тагын ике машина көтә. Аларны 16 һәм 17 мартта уйнатачаклар.

Моннан тыш, татарстанлыларның зур активлыгы белән бәйле рәвештә, оештыручылар иң креатив катнашучылар өчен махсус призлар белән берничә номинация игълан иткән. Өч көн дәвамында «ВКонтакте»да «Татарстан Алга» төркемендә иң кызыклы фотографияләр буенча тавыш бирү барачак. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырыла.

Номинацияләр түбәндәгеләр:

«Иң креатив гаилә»;

«Иң елмаючан гаилә»;

«Иң тату гаилә»;

«Иң өлкән гаилә»;

«Иң яшь сайлаучылары булган гаилә»;

«Иң күпсанлы кешеле гаилә».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100