news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2027 елда «Сәнәгый автоматизация» форумын Иннополиста үткәрергә тәкъдим иттеләр

Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «Сәнәгый автоматизация» Бөтенроссия форумын 2027 елда Иннополиста үткәрергә тәкъдим итте. Әлеге идея Казанда форум ачылышында җиткерелде.

«Чираттагы форумны Иннополиста үткәрергә чакырам. Анда җитештерү мәйданчыгы, җитештерү секторы, аерым икътисади зона – бөтен мөмкинлекләр дә бар», – дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары.

Ул шулай ук Татарстанны мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү урыны буларак карарга һәм үзебезнең сәнәгать роботлары җыя торган мәгълүматларны эшкәртү өчен ясалма фәһемнең илкүләм модельләренә өйрәтү сәясәтен булдырырга тәкъдим итте.

Өченче Бөтенроссия «Сәнәгый автоматизация» форумы Казанда бүген башланды һәм ике көн дәвам итәчәк. Оештыручыларның мәгълүматы буенча, анда 400гә якын кеше катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot