news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Форум көннәрендә ТР Гражданнар оборонасы министрлыгы ныклы реҗимда эшләячәк

Барлыгы 700 янгын сүндерүче һәм коткаручы, инспектор, шулай ук 130 техника катнаша

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). 22–25 октябрьдә Казанда Россия Федерациясе Президенты катнашында узачак “Россия – спорт державасы” Бөтенроссия форумын үткәрү кысаларында Федераль янгынга каршы хезмәт, Дәүләт янгын күзәтчелеге, Эзләү-коткару хезмәте һәм аз сыйдырышлы суднолар буенча Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре форум чараларын үткәрү объектларында һәм шулай ук кунаклар яши торган урыннарда ныклы режимда эшләячәк.
Барлыгы 700 янгын сүндерүче һәм коткаручы, инспекторлар, шулай ук 130 техника катнаша.
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында оператив эш итүгә әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук террорлык акты нәтиҗәсендә булуы ихтимал гадәттән тыш хәлләр белән идарә итүне оештыру буенча чаралар комплексы башкарылган.
Бөтенроссия спорт форумы куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсеннән көчләр һәм акча җәлеп итү өчен план эшләнгән; Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының булуы ихтимал гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча уяулык һәм әзерлек дәрәҗәсен күтәрү өчен тиешле боерык чыккан.
Оператив штаб составы билгеләнгән. Чаралар үтә торган көннәрдә элемтә һәм идарә итү схемасы эшләнгән. Казанда РФ Президенты булган вакытта, форум узачак объектларда, шулай ук кунаклар һәм катнашучылар яши торган урыннарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәлүне күзәтү өчен Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәтенең вазифаи затлар постларын урнаштыру тәртибе каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100