news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Форум делегатларының татар теле ачылды – Айрат Фәйзрахманов

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов Берлинда узган III Европа татар яшьләре форумына нәтиҗәләр ясады.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 1 октябрь көнне Германиянең башкаласы Берлин шәһәрендә III Европа татар яшьләре форумы тәмамланды. Форум нәтиҗәләре турында “Татар-информ” хәбәрчесенә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов сөйләде.

“Форумның географиясе бик киң иде. Кайбер илләрдән килгән делегатларның гаиләләре берничә гасыр Ауропада яши. Күбесенең туганнары Европада 10-30 ел гына. Барлык мәгълүмат та татар телендә яңгырады дип әйтеп була. Инглиз теле дә еш кулланылды”, - дип сөйләде ул.

Айрат Фәйзрахманов Ауропа татарларын бүгенге көн проблемалары кызыксындыруы турында әйтте.

“Казанлылар һәм башка ил татарлары күбрәк тәҗрибә белән уртаклашырга тырышты. Моны проектларга багышланган форум дип атап була. Проектлардан тыш тел, мәдәният өлкәсендә булган проблемаларга да фикер алыштык”, - диде тарихчы.

“Без куйган максатыбызга ирештек – аралаштык, тәҗрибә белән уртаклаштык. Кайсылары – минем татар телем ачылды дип әйтте. 2-3 көн аралашу яшьләргә татар телен кулланырга этәргеч булган”, - диде Айрат Фәйзрахманов.

Форум Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татар яшьләренең Европа берләшмәсе, Германиядә яшәүче татар яшьләренең “Аргамак” оешмасы һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының Германиядәге вәкиле Таһир Гатауллин ярдәме белән оештырылган.

III Европа татар яшьләре форумында Россия, Германия, Италия, Бөекбритания, Финляндия, Швеция, Бельгия, Литва, Нидерланд, Чехия, Румыния, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән һәм башка илләрдән 70кә якын делегат катнашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100