news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ФОРПОСТ» вәкилләре белем эстәде

«ФОРПОСТ» вәкилләре белем эстәде

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Илисә Ганиева). Чаллыда «Росинка» шәһәр яны сәламәтләндерү үзәгендә иҗтимагый тәртип саклау буенча мәктәп, яшьләр һәм студентлардан торган «ФОРПОСТ» оешмасының IX зона профиле үткәрелде. Чаллы, Яшел Үзән, Менделеев һәм Зәй шәһәрләренең 17 отрядыннан 100ләп кеше иҗтимагый тәртип саклауның бөтен аспектларына кагылган уку узган.

Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре лекцияләрендә халык белән эшләгәндә законсыз гамәлләр һәм вәкаләтләрен үз файдасына кулланганда җаваплылык турында сөйләнгән, ветераннар тәҗрибәләре һәм истәлекләре белән уртаклашкан, милиция хезмәткәрләре белән бергә гомум шәһәр рейды үткәргәннәр, аның барышында эзләүдә булган 4 кеше кулга алынган. Укуларның иң кызык өлеше кагыйдә буенча оештырылган өйрәтү булган. Иртәнге биштә профильле лагерь хәрби тревога белән уятылган. Лагерьга тотаклар алу өчен диверсантлар килүе билгеле булган. «ФОРПОСТ» отрядлары җай белән эш итеп аларны көчсезләндерүгә ирешкән. Өстәвенә, алар хәрбиләштерелгән эстафетада катнашкан. Аның барышында Калашников автоматларын сүтеп җыйганнар, пневматик винтовкадан атканнар, граната ташлаганнар, яралыларны, сугыш кораллары салынган тартмаларны ташыганнар, противогаз киеп йөгергәннәр. Иң яхшы күрсәткечләргә ия булганнарга Эчке эшләр идарәсеннән һәм республика «ФОРПОСТ» үзәгеннән мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot