news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Форпост» башлыгы: Әгәр син үз илеңнең патриоты икән, килеп тавыш бирергә бурычлы

Бүген Россия Федерациясе Президентын сайлау старт алды. Татарстанлылар беренче көнне үк актив тавыш бирә башлады. Сайлау турында фикере белән социаль челтәрләрдә «Форпост» башлыгы Тимур Камалетдинов уртаклашты.

«Россиядә 2024 елгы Президент сайлаулары. Безнең киләчәкне сайлау, илебезнең бөтен дошманнары, яшермичә, Россияне юкка чыгарырга өндәгән беренче сайлаулар. Мин үз тавышымны күптән бирдем, аны бөтен кеше белә. Шул сайлаган юлыма тугры булып калам. Ләкин иң мөһиме, мин, төрле карашларга карамастан, әгәр син үз илеңнең патриоты икән, килеп тавыш бирергә бурычлы дип саныйм. Сайлау комиссияләре эшенә комачауламаска. Чит илләрдә качып яткан «оппозиция» лидерлары өндәгән акылсызлыкларны оештырып ятмаска, ә килеп тавыш бирергә», – дип язган ул социаль челтәрдәге аккаунтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot