news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ФормАРТ» фестиваленең Татарстан һәм Идел буе федераль округыннан финалистлары билгеле

«ФормАРТ» Идел буе федераль округы урам сәнгате фестиваленең VII сезонына гаризалар кабул итү тәмамланды. Быел фестивальнең төп темасы Россия халыклары бердәмлеге елы белән бәйле. Бу хакта оештыручылар хәбәр итте.

Фестивальдә катнашу өчен барлыгы 400 гариза кабул ителгән. Иң актив катнашучы төбәкләр – Башкортстан һәм Татарстан республикалары. Бу төбәкләрдән якынча 100 гариза килгән.

Экспертлардан торган жюри 14 финалистны сайлап алган. Алар арасында Татарстаннан Александр Поповның «Семейные традиции», Башкортстаннан Алмаз Заһретдиновның «Башкирка с лошадью», Марий Элдан Илья Беловның «Созидатели», Мордовиядән Анна Жаркованың «Ине Нармунь: мост между мирами в мордовском фольклоре», Удмуртиядән Дмитрий Костицынның «Застолье», Чувашиядән Алексей Черновның «Лошадь – символ единства», Пермь краеннан Мария Нестеркинаның «Связь поколений», Киров өлкәсеннән Михаил Коробейниковның «Регион добрых соседей», Түбән Новгород өлкәсеннән Екатерина Парюшкинаның «Колыбель единого эпоса», Оренбург өлкәсеннән Сергей Ковтунның «Дружба народов», Пенза өлкәсеннән Анастасия Гуляеваның «Единство Народов России», Самара өлкәсеннән Семён Ефентьевның «Нежность», Саратов өлкәсеннән Иван Сергеевның «Лица одной страны» һәм Ульяновск өлкәсеннән Марат Петровның «Симбирская чебурашка» проектлары бар.

Эшләр 2026 елның җәендә ясалачак. Процессны formartpfo.ru сайтында күзәтеп булачак. Җиңүчеләр август аенда Кировта узачак тантанада игълан ителәчәк. I, II һәм III урын яулаган авторларга 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр грантлар биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot