news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Форель балыгы үрчетүче фермер: Рөстәм Миңнехановны балык тотарга чакырачакмын

«Һава торышы, су температурасы, бигрәк тә Татарстанның көньяк-көнчыгышында бу балыкны күпләп җитештерергә мөмкинлек бирә», — ди Джейхун Намазов.

Форель балыгы үрчетүче фермер: Рөстәм Миңнехановны балык тотарга чакырачакмын
Гөлнар Гарифуллина

(Лаеш, 2 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Лениногорскида форель балыгы үрчетүче фермер Джейхун Намазов иртәгә Лаештагы «Кыр көне-2020» күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнехановны хуҗалыгына балык тотарга чакырырга ниятли. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Һичшиксез, Президентны улы белән балык тотарга чакырачакмын», — диде эшмәкәр. 2019 ел азагында «Руслан Ефремов» крестьян-фермер хуҗалыгы өч миллион күләмендә грант откан. «Агростартап» проекты буенча җиңгән акчага гаилә әгъзалары белән бергә инкубацион цех ачканнар. «Биредә балык уылдыгыннан маймычлар җитештерелә. Елына өч цикл үткәрергә мөмкин. 240 мең маймыч ясалырга мөмкин, бу шактый яхшы сан», — диде Джейхун Намазов.

Ул форель үрчетү өчен 36 га 8 метрлы бассейн төзегәннәрен, чишмә суы агып торганын, бөтен шартлар тудырылганын әйтте. «Чишмә суын җыю, торбалар салу, бассейнны бетонлауга үзебезгә дә саллы гына акчалар кертергә туры килде. Алга таба күләмнәрне арттырырга кирәк, хәзер 20 тонна, киләчәктә 100 тонна балык җитештерүгә чыгарга ниятлибез, моның өчен тагын грантка дәгъва кылачакбыз», — диде фермер.

Аның сүзләренчә, форель балыгы ромашкага да, селкенмә алдавычка да, креветкага да бик яхшы чиртә. Балык тотарга теләүчеләр дә хуҗалыкка түләп керә ала. «Клиентлар хуҗалыкка балык сатып алырга килә дә, үзләре дә кармакка тота. Бер сәгатьтә 10-20 балык та тотып була», — диде Джейхун Намазов. Ул форель бик чиста салкын суда гына яшәвен, аның шарлавыкта агымга каршы өч метр югарыга йөзә алуын, көчле балык булуын әйтте.

«Без Татарстанда, Башкортстанда да азык-төлек, шул исәптән балык белән күпләп тәэмин итү юнәлешендә эшлибез. Шушы балык буенча кытлык тойдык. Форель безгә Карелиядән, Төньяк Осетиядән генә килә, ерак булгач, кайчак яраклылык срогы да чыга, шуңа күрә үзебездә үрчетергә кирәк дигән идея туды. Форельне чи килеш тә, ыслап та сатабыз. Татарстанда көндәшләр юк диярлек, мәрсин балыгы үрчетүчеләр бар, ә форель юк», — ди эшмәкәр.

Джейхун Намазов әйтүенчә, тарихка карасак, патшабикә Екатерина өстәленә дә форельне республиканың шул ягыннан китерә торган булганнар. «Алабуга флагында да юкка гына форель ясалмаган. Бу электән безнең балык. Һава торышы, су температурасы, бигрәк тә Татарстанның көньяк-көнчыгышында бу балыкны күпләп җитештерергә мөмкинлек бирә», — ди ул. Хәзер хуҗалыкта маймычлар өчен аерым бассейн төзү планы бар. Гаилә әгъзалары барысы да шушы эшкә җәлеп ителгән, читтән дә эшчеләр чакыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100