Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ford Sollers белем бирү проекты: Татарстанда уңышлы эшнең башы бар
Автомобиль төзү заводы республика һөнәри уку йортлары белән берлектә югары квалификацияле белгечләр әзерли.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Татарстанда белем бирүнең дуаль системасын тормышка ашыруда беренче адымнар ясала. Федераль канунда белем бирүнең әлеге моделе теркәлмәсә дә, аның асылы берәүгә дә ят түгел. Ул уку йорты белән берләшмәнең килешү нигезендә эшләнә, максатчан рәвештә тармак өчен белгечләр әзерләүгә йөз тота.
Татарстанда әлеге юнәлешне Ford Sollers проекты нигезендә машина төзелеше тармагына югары квалификацияле белгечләр әзерләү максатында файдаланырга ниятлиләр. Беренче адым ясалган инде – уку йорты вәкилләре өчен тренинг оештырылган. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әлеге тренинг, гомумән белем бирү системасы турында сөйләштеләр.
Һөнәри урта белем бирү тармагында Ford Sollers эшләтеп җибәргән дуаль белем бирү системасына нигезләнгән белем бирү проекты, яңа белгечлек – «мехатрониклар» әзерләүне күз уңында тота.
«Мехатроника әле таныш булмаган, белем бирү системасына кертелмәгән белгечлек булса да, аның киләчәк һөнәре булуы бәхәссез. Ул иң яхшы 50 һөнәр исемлегендә тора, – дип ачыклык кертте Ford Sollers компаниясе проекты җитәкчесе Надежда Смольник. – Гади генә итеп әйтсәк, ул машина төзелеше тармагындагы механика, пневматика һәм гидравлика системасын да яхшы аңлаган, заводтагы робот һәм автоматлаштырылган система белән идарә итә алучы белгеч, дигән сүз. Үзе электрик та, механик һәм көйләүче дә».

Белем бирүнең әлеге системасы проектын гамәлгә ашыруда беренче этап буларак Татарстанда 11-13 декабрьдә Алабуга политехник көллияте, Кама дәүләт автомеханик техникумы һәм Алабугадагы Ford Sollers заводы базаларында белем бирү тренинглары үткәрелгән.
Надежда Смольник сүзләренчә, аның беренче көне теориягә багышланса, калган ике көнендә практика һәм җитештерү практикасы буенча белемнәр ныгытылган.
«Бүгенге технологияләрнең югары тизлектә үсеше, җитештерү процессындагы модернизация, тармактагы автоматлаштыру тренинг идеясенең нигезендә ята. Үсеш динамикасына иярү өчен, белем бирү системасын гына яңарту, яңа белгечлекләр әзерләү генә аз. Һөнәри белем бирүнең моделен дә үзгәртергә кирәк. Проектның максаты – автомобиль төзелеше компанияләре өчен эшче кадрлар әзерләү системасын яхшырту», – ди Надежда Смольник.
Тренингта Татарстанның 8 һәм Ленинград өлкәсенең 1 әйдәп баручы һөнәри уку йорты вәкилләре – 22 мөгаллим катнашкан.
«Тренингта катнашучыларның барысы да әлеге чараның файдалы булуын һәм биредә алынган белемнәрен үз эшчәнлекләрендә кулланачагын җиткерде. Катнашучыларның 76 проценты Россиядә һөнәри белем бирү тармагында дуаль белем бирү системасын уңышлы эшкә җигеп булачак, дигән фикердә», – диде тренингтан соң уздырылган сораштыру нәтиҗәләренә тукталып, проектның Ford Sollers компаниясеннән әйдәп баручы аналитигы Елена Борисенко.
Аның сүзләренчә, тренингта булучыларның 94 проценты дуаль белем бирү буенча тренингта алга таба да катнашырга теләге булуын җиткергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз