news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Forbes журналы иң күп табыш алучы Россия миллиардерларын атады

Эшмәкәрләрнең керемнәре сатылган активлар һәм алынган дивидендларның гомуми бәясеннән чыгып билгеләнә.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Forbes журналы керемнәре иң югары булган Россия миллиардерлары рейтингын бастырып чыгарды. Анда ун эшмәкәр кергән.

Эшмәкәрләрнең керемнәре узган елның 18 февраленнән быелның 9 февраленә кадәрге чорда сатылган активлар һәм алынган дивидендларның гомуми бәясеннән чыгып формалаштырыла.

Рейтингның иң югары баскычын Кирилл Шамалов били, аның «Сибур» акцияләрен сатудан һәм дивидендлардан кергән табышы 2,3 миллиард доллар белән бәяләнә. Икенче баскычта Алексей Мордашов урнашкан, аның «Северсталь» акцияләрен сату һәм Nordgold дивиденларыннан кергән табышы 1,56 миллиард доллар тәшкил итә. Өченче баскычта – Владимир Лисин. Аны Яңа Липецк металлургия комбинаты 1,23 миллиард долларга баеткан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100